Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 2020 елда 1098 күпфатирлы йорт ремонтланачак
Барлыгы торак йортларны капиталь төзекләндерүгә 6,26 млрд сум тотылачак.
(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Быел Татарстанда 1098 күпфатирлы йортка 6,26 млрд сумлык капиталь ремонт ясалачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында хәбәр иттеләр.
«Быел гомуми мәйданы 4,5 млн кв.метр булган 788 күпфатирлы йортка ремонт ясау планлаштырыла. Бу программада Әлки, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан кала, 40 муниципаль берәмлек катнаша. Эре шәһәрләр объектлары белән бергә 1098 йортны 6,26 млрд сумга ремонтлау планлаштырыла», — дип сөйләделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Йортларның нигезе, түбәсе, лифтлар, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү системасы ремонтланачак.
«Йортларга кирәк булган барлык эш төрләре дә башкарылачак. Без комплекслы рәвештә карыйбыз», — диделәр ведомствода.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Казан йортларын капиталь ремонтлау чыгымнары өч елга 6 млрд сумга кадәр арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз