news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2020 ел өчен исәпләнгән милек салымы суммасы 4,5 процентка арткан

1 декабрьгә кадәр физик затлар өч төрле милек салымы — транспорт, җир, күчемсез милек салымнары түләргә тиеш.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда 2020 ел өчен физик затларга исәпләнгән милек салымы суммасы алдагы период белән чагыштырганда 4,5 процентка артып, 8,1 млрд сум тәшкил иткән.

«1 декабрьгә кадәр физик затлар өч төрле милек салымы — транспорт, җир, күчемсез милек салымнары түләргә тиеш. 2020 ел өчен исәпләнгән салым күләме 8,1 млрд сум тәшкил итә. 2019 ел салымы белән чагыштырганда бу 4,5 процентка, яисә 350 млн сумга күбрәк», — диде Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин.

Марат Сафиуллин Татарстанда салым базасы артуын республикада машиналар, фатирлар, йортлар саны күбәю белән бәйләп аңлатты. Бер ел эчендә салым ставкалары үсмәгән. Димәк, татарстанлыларның рәсмиләштерелгән милке 2020 елда 4,5 процентка арткан.

«Бүгенге көнгә татарстанлылар 8,1 млрд сум салымның 2,5 млрд сумын түләгән, тагын 5,6 млрд сум түлиселәре калган. 1 декабрьгә кадәр өч атна вакыт бар. Халыкның күбесе салымнарны шушы периодта түләр дип ышанам», — диде Татарстанның салым хезмәте башлыгы.

Узган ел 1 декабрьгә салымнарның 85 проценты җыелган булган. Марат Сафиуллин быел бу күрсәткеч зуррак булыр дигән ышанычын белдерде. Ул салым түләмәүчеләргә Татарстан льготалары һәм субсидияләре бирелмәячәген әйтте. 1 декабрьдән соң түлисе суммага көн саен пенялар да исәпләнәчәк. Салымнарны вакытында түләп кую отышлырак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100