news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2019 елгы планда каралган торакның 32 проценты файдалануга тапшырылган

Рөстәм Миңнеханов республика муниципаль районнары җитәкчелеге вәкилләре белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде.

Татарстанда 2019 елгы планда каралган торакның 32 проценты файдалануга тапшырылган
архив

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). 4 апрельгә булган мәгълүматлар буенча еллык планда каралган торакның 31,9 проценты файдалануга тапшырылган. Бүген республикакүләм киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин шул хакта сөйләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Министр 2019 ел башыннан Татарстан дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе 322 тикшерү үткәргән. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 2 миллион 370 мең сумга 61 карар чыгарылган.

2019 елгы инвестицион программа буенча төзелә торган 136 объектның 57се югары дәрәҗәдә әзер, 27 объект уртача әзерлектә, 52 объект түбән әзерлектә. Быел 132 гаиләнең үз торагы булачак. 5 апрельгә күп балалы гаиләләргә 33 сертификат рәсмиләштерелгән.. Шулай ук 9 чернобыльчегә һәм Ерак Төньяктан күчеп кайтырга мәҗбүр булган 13 кешегә сертификатлар рәсмиләштерелгән.

Күпфатирлы инвестицион торак программасы буенча 37 йорт сафка бастырылган. 94 йортның 47 се югары дәрәҗә әзер, 37се уртача әзерлектә, унысы – түбән дәрәҗәдә. Арча һәм Тукай районнарында ясле төркемнәре булган балалар бакчасында, 27 объектта төзелеш эшләре дәвам итә. Башкарма комитет җирлекләре биналары төзелеше өлкәсендә унбер объектның тугызында эшләр оештырылган.

Республикада җәмәгатьчелек киңлеге проектлары гамәлгә ашырыла, диде министр. 2019 елда 4 миллиард сумга тагын 63 объект төзекләндереләчәк. Татарстан Президенты соңгы елларда төзекләндерелгән җәмәгатьчелек киңлекләре инвентаризациясен үткәрергә кирәклеген әйтте. Бу объектларның нинди хәлдә һәм ничек кулланылуын аңлау мөмкинлеге бирәчәк.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, май аена кадәр инвентаризация үткәрергә, нәтиҗәләр буенча объектларны тәртипкә китерергә һәм аларны югары уку йортларына, техникумнарга һәм мәктәпләргә беркетергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100