news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2019 елда үлем күрсәткече югары һәм түбән районнар билгеле

Татарстанда гомуми үлем күрсәткечләре, 2018 ел белән чагыштырганда, 5,2 процентка түбән.

Татарстанда 2019 елда үлем күрсәткече югары һәм түбән районнар билгеле
архив

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2019 елда Татарстанда кеше үлеме күрсәткечләре югары һәм түбән районнар билгеле. Аларны коллегия утырышында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков атады.

Ул Татарстанда гомуми үлем күрсәткечләре 1 мең кешегә 11 очрак нисбәтендә булганын әйтте. «Бу, 2018 ел белән чагыштырганда, 5,2 процентка түбән. Бу 2 мең сакланып калган гомер дигән сүз», — диде министр.

Ун муниципаль берәмлектә — Питрәч, Яр Чаллы, Казан, Түбән Кама, Балтач, Әлмәт, Биектау, Арча, Алабуга, Лаеш районнарында — халыкның табигый үсеше теркәлгән.

Үлемнең иң югары күрсәткеләре Чүпрәле, Кама Тамагы, Тәтеш, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Чирмешән, Кайбыч, Актаныш районнарында теркәлгән.

Марат Садыйков әйтүенчә, 2015 ел белән чагыштырганда, эшкә сәләтле яшьтәге кешеләрнең үлеме 15,3 процентка азрак. 0 дән 17 яшьтәге балалар үлеме соңгы биш елда 35,6 процентка кимегән.

Аналар үлеме ике тапкыр кимегән. Министр Арча һәм Теләчедә ике очрак теркәлгәнен искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100