news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2019 елда 28 һәйкәл мәдәни мирас объекты булып танылды

Хәзерге вакытта мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрында 1663 республика һәйкәле исәпләнә.

Татарстанда 2019 елда 28 һәйкәл мәдәни мирас объекты булып танылды
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Александра Давыдова). 2019 елда Татарстанда 28 һәйкәл Россия халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарих һәм мәдәният һәйкәлләре) Бердәм дәүләт реестрына кертелде. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ведомство җитәкчесе Иван Гущин хәбәр итте.

«Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларының (тарих һәм мәдәният һәйкәлләренең) Бердәм дәүләт реестрына 28 объект кертелде», – дип хәбәр итте спикер.

Гущин шулай 18 объект ачыкланган мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелүен, ә 47 объектның территорияләрдән файдалану чикләре һәм режимнары раслануын искәртте. Моннан тыш, 282 мәдәни мирас объекты чикләре турындагы белешмәләр күчемсез милекнең дәүләт кадастрында исәпкә алу өчен ТР буенча Росреестр идарәсенә җибәрелгән.

Хәзерге вакытта РФ халыкларының мәдәни мирас объектларының бердәм дәүләт реестрында 1663 Татарстан һәйкәле исәпләнә. Шул исәптән 447 федераль, 876 төбәк һәм 340 җирле әһәмияткә ия һәйкәл санала.

3,5 меңнән артык мәдәни мирас объекты ачыкланган, шул исәптән 795 архитектура һәм шәһәр төзелеше объекты, мемориаль объектлар һәм тарих объектлары, шулай ук 2727 археологик мирас объекты билгеле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100