news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2019 ел чәчү кампаниясенә 10 меңнән артык трактор ремонтланачак

Республиканың кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә прицеплы, сөрә һәм чәчә торган техникаларны ремонтлауны төгәлләделәр.

Татарстанда 2019 ел чәчү кампаниясенә 10 меңнән артык трактор ремонтланачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”). Республикада 2019 ел чәчү кампаниясенә 10 меңнән артык трактор, 2,7 мең комбайн, алтышар мең чәчү техникасы һәм культиватор ремонтлау күздә тотыла. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.

“20 декабрь мәгълүматлары буенча, республикада ремонтланырга тиешле тракторларның 41, чәчкечләрнең 58, чәчү комплексларының 33, культиваторларның 60, комбайннарның 13 проценты төзекләндерелгән”, — диде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник тәэмин ителеш бүлеге җитәкчесе Ришат Булатов.

Техниканы язгы чәчүгә әзерләү өчен 440 млн сумлык запас частьләр алынган.

Министрлык фаразлары буенча, әлеге максатларга чыгымнар 1,8 млрд сумны тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта министрлыкта чыгымнарны авыл хуҗалыгы машиналары детальләрен ремонтлап киметергә була дип саныйлар.

Алар сүзләренчә, республиканың машина төзелеше предприятиеләре (кече һәм урта бизнесны кертеп) чит ил техникасына ике меңләп деталь әзерләүне, трактор һәм комбайннарга капиталь ремонт үткәрүне үзләштергән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100