news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2018 елның августына 27 авыл Мәдәният йорты төзеләчәк

Республиканың 24 районында авыл Мәдәният йортлары барлыкка киләчәк. Аларны сафка бастыру 260 миллион сумга төшәр дип көтелә.

Татарстанда 2018 елның августына 27 авыл Мәдәният йорты төзеләчәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда 2018 елның августына 27 авыл Мәдәният йорты төзеләчәк. Аларны сафка бастыру 260 миллион сумга төшәр дип көтелә. Заказчы – ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе, дип хәбәр ителә дәүләт сатып алулары порталында.

Республиканың 24 районында авыл Мәдәният йортлары барлыкка киләчәк. 50 урынга исәпләнгән бер объектны төзү – 6,6 миллион, 100 урынлыны – 12 миллион, 200 урынлыны – 14 миллион, 300 урынлы Мәдәният йортын сафка бастыру 16,8 миллион сумга төшәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100