news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2018 елгы пландагы торакның 82 проценттан артыгы файдалануга тапшырылган

Рөстәм Миңнеханов республикада төзелеш мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде.

Татарстанда 2018 елгы пландагы торакның 82 проценттан артыгы файдалануга тапшырылган
архив/Ильнар Тухбатов, tatarstan.ru

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 2018 елгы планда билгеләнгән торакның 82 проценттан артыгы файдалануга тапшырылган. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада төзелеш мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Анда ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин соңгы мәгълүматлар китерде.

«2018 елның 9 ноябренә республикада 1 миллион 973 мең 800 квадрат метр торак сафка бастырылган. Бу планда билгеләнгәннең 82,1 процентын тәшкил итә», - диде министр.

ТР Дәүләт торак фонды мәгълүматларыннан күренгәнчә, социаль ипотека программасы буенча быел файдалануга тапшыру күздә тотылган 136 йортның 20се инде әзер, 81 объектның әзерлек дәрәҗәсе югары, 25енең әзерлеге уртача.

Ирек Фәйзуллин бер генә объектта да төзелеш эшләренең тукталмавын, барысында да уңай динамика күзәтелүен искәртте.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100