news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2018 елга республика халык мәдәнияте бәйрәмнәре графигы расланды

Татар, рус, чуваш, мордва, мари, удмурт, керәшен һәм славян халыклары яз һәм җәй айлары дәвамында үз мәдәниятләрен халыкка танытачак.

Татарстанда 2018 елга республика халык мәдәнияте бәйрәмнәре графигы расланды
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 20 май, "Татар-информ"). Татарстанда 2018 елга республика халыклары традицион мәдәнияте бәйрәмнәрен уздыру графигы расланды. Татар, рус, чуваш, мордва, мари, удмурт, керәшен һәм славян халыклары яз һәм җәй айлары дәвамында үз мәдәниятләрен халыкка танытачак. Бәйрәм чаралары исемлеген һәм үткәрү вакытын Татарстан Халыклары Дуслык йорты мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

26 майда - Лаеш районының Никольское авылында “Каравон” төбәкара рус фольклор бәйрәме;
2 июньдә - Кукмара районының Починок-Кучук авылында “Семык” республикакүләм мари мәдәнияте бәйрәме;
3 июньдә - Лениногорск районының Мордовская авылында “Балтай” республикакүләм мордва (эрзя) мәдәнияте бәйрәме;
23 июньдә - Казанда “Сабан туе” республикакүләм татар мәдәнияте бәйрәме (16-17 июнь көннәрендә “Сабан туе” Татарстан шәһәрләре һәм авылларында узачак);
1 июльдә - Балтач районы Чепья авылында “Гырон быдтон” республикакүләм удмурт мәдәнияте бәйрәме;
7 июльдә - Нурлат шәһәрендә “Уяв” республикакүләм чуаш мәдәнияте бәйрәме;
7 июльдә - Чаллы шәһәрендә “Иван Купала” республикакүләм славян мәдәнияте бәйрәме;
14 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында “Питрау” республикакүләм керәшен мәдәнияте бәйрәме узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100