news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 2018 елда юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны ике тапкыр кимегән

Узган ел Татарстан юлларында 377 кешенең гомере өзелгән.

Татарстанда 2018 елда юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны ике тапкыр кимегән
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 16 гыйнвар, "Татар-информ", Елена Кривопатре). Татарстанда 2018 елда юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны ике тапкыр кимегән. Бу турыда бүген Татарстан Хөкүмәтенең юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссиясе утырышында республика Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров сөйләде.

"Татарстанда юл һәлакәтләрендә вафат булган кешеләр саны ике тапкыр диярлек кимеде. Әгәр элек үлүчеләр саны 700 кеше булса, 2018 елда – 377 кеше", – дип сөйләде Шамил Гафаров

news_right_1
news_right_2
news_bot