news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 2018 елда якынча 1,4 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган

Бүген Рөстәм Миңнеханов республикада төзелеш һәм капремонт мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Татарстанда 2018 елда якынча 1,4 млн квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Бу турыда Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 17 августка республикада 1 млн. 387,7 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу планның 57,7 проценты дигән сүз. Социаль ипотека программасы буенча 109 йорт төзелеп беткән.

Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, 2018 елда аренда торагы программасы кысаларында 28,7 мең квадрат метр мәйданда 545 фатирлы 182 йорт файдалануга тапшыру планлаштырыла. Татарстан Республикасының 4 мунициципаль районында 62 йорт тапшырылган (Әлки – 10 йорт, Апас – 2 йорт, Саба – 40 йорт, Минзәлә – 10 йорт).

news_right_1
news_right_2
news_bot