Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 2018 елда 1031 торак йортта капиталь ремонт уздыру ниятләнә
Казанда программага 320ләп торак йорт кертелер дип көтелә.

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2018 елда Татарстанда күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт үткәрү программасына 1031 йортны кертү ниятләнә. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык программаларын гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Илдус Насыйров хәбәр итте.
Аның әйтүенчә, программа буенча Казанда 320ләп йортны капиталь төзекләндерү күздә тотыла. “Хәзер программа формалаша, күпме йорт икәнлеге программа кабул ителгәч тәгаенләнә. Ай азагына әзер булыр, дип уйлыйм”, – дип белдерде Илдус Насыйров.
Гомумән алганда, Татарстанда капиталь ремонт программасына барлыгы 16 мең 128 күпфатирлы йорт кертелгән. Илдус Насыйров әйтүенчә, аларның 10 меңнән артыгы инде комплекслы төстә, йә берничә эш төре буенча капиталь төзекләндерү аша узган.
“Бу 6 мең йорт кына калган дигән сүз түгел. Кайбер йортларда аерым бер эш төрләре генә башкарылган, йә йорт түбәсе генә, йә инженер системалары, йә лифтлар гына алмаштырылган, ә калган эшләр буенча алар чиратын көтә”, – дип ачыклык кертте Илдус Насыйров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз