news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2018 ел ахырына кадәр 42 мәдәни объект төзекләндереләчәк

Бүгенге көндә 13 объектта капиталь ремонт эшләре төгәлләнгән.

Татарстанда 2018 ел ахырына кадәр 42 мәдәни объект төзекләндереләчәк
Михаил Захаров/архив

(Казан, 13 июль, «Татар-информ»). Татарстанда агымдагы ел ахырына 42 мәдәни объектка капиталь ремонт ясау күздә тотыла. Төзекләндерү эшләре 343 миллион сумга төшәчәк. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте. Киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгенге көндә 29 объектта эш бара, 13 объектта ремонт эшләре төгәлләнгән инде.

Республикада шулай ук күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла, дип искәртте Фролов. Программада Татарстанның 43 муниципаль районы катнаша. Тулаем алганда, бу гомуми мәйданы 5,3 миллион квадрат метр тәшкил иткән 995 күпфатирлы йорт дигән сүз. Шул рәвешле, 224 меңнән артык татарстанлының яшәү шартлары яхшырачак.

Моннан тыш, ел ахырына кадәр 28 мәктәпне төзекләндерү күздә тотыла. Моңа 682 миллион сум акча сарыф ителәчәк. Әлеге исемлеккә 16 муниципаль гомумбелем бирү оешмасы һәм 12 коррекция мәктәбе кергән.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100