news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2017 елгы шикәр чөгендере уңышыннан 276 мең тоннадан артык шикәр әзерләнгән

Шикәр заводларында барлыгы 1876,2 мең тонна татлы тамыр эшкәртелгән.

(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ"). Татарстанда шикәр чөгендерен эшкәртү дәвам итә. Сезон башыннан алып республиканың шикәр заводларына 2364,4 мең тоннадан артык тонна татлы тамыр кабул ителгән, шул исәптән: «Зәй шикәре» ачык акционерлык җәмгыятенә – 1374,8 мең тонна, «Буа шикәре» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә – 680,5 мең тонна, «Нурлат шикәре» ябык акционерлык җәмгыятенә – 309,1 мең тонна. бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шикәр заводларында барлыгы 1876,2 мең тонна татлы тамыр эшкәртелгән, 276 мең тоннадан артык шикәр әзерләнгән, шикәр чыгышы – 14,9%.

«Зәй шикәре» ААҖендә – 141 мең тонна, «Буа шикәре» ҖЧҖендә – 88,5 мең тонна, «Нурлат шикәре» ЯАҖендә 46,4 тонна шикәр әзерләнгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100