Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 2017 елгы шикәр чөгендере уңышыннан 230 мең тоннадан артык шикәр әзерләнгән
Шикәр заводларында барлыгы 1579,1 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртелгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 5 декабрь, "Татар-информ"). Татарстанда шикәр чөгендерен эшкәртү дәвам итә. Сезон башыннан алып республиканың шикәр заводларына 2048,8 мең тоннадан артык тонна татлы тамыр кабул ителгән, шул исәптән: «Зәй шикәре» ачык акционерлык җәмгыятенә – 1239,4 мең тонна, «Буа шикәре» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә – 557,1 мең тонна, «Нурлат шикәре» ябык акциоерлык җәмгыятенә – 252,3 мең тонна. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.
Шикәр заводларында барлыгы 1579,1 мең тонна шикәр чөгендере эшкәртелгән. 231,5 мең тонна шикәр әзерләнгән, шикәр чыгышы – 14,9 %.
«Зәй шикәре»ндә – 121,5 мең тонна, «Буа шикәре»ндә – 71,3 мең тонна, «Нурлат шикәре»ндә 38,6 мең тонна шикәр әзерләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз