Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 2017 елга капиталь ремонт программасын расланган: аның бюджеты 5 млрд сум
Киләсе елга биналарда 1 кв. метрда капиталь ремонт хезмәтләре һәм эшләре бәясе 14 мең сумга бәяләнгән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2017 елга капиталь ремонт буенча төбәк программасын раслады, ул 232,7 мең граждан яши торган 988 күпфатирлы торак йортта үткәреләчәк. Программаның гомуми чыгымнары 5 млрд сумнан артачак, аның 1,3 млрд сумнан артыгы - Татарстан бюджеты акчасы, 1,07 млрд сумны төбәк бюджетлары бүлеп бирә. Ә милек хуҗалары 2,6 млрд сум сарыф итәчәк. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте порталында дөнья күргән карарда белдерелә.
Кыска вакытлы планга 2018 елда капремонт планлаштырылган 131 күп фатирлы йортның проект документларына дәүләт экспертизасын эшләүне һәм үткәрүне керткәннәр.
Киләсе елга биналарда 1 кв. метрда капиталь ремонт хезмәтләре һәм эшләре бәясе 14 мең сумга бәяләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз