news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2017 елга бюджет кереме 178 млрд сумнан артырга тиеш

Республика бюджеты дефициты 7,6 млрд сум күләмендә планлаштырылган.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2017 елда Татарстан бюджетына керемнең гомум күләме 178,07 млрд сум, чыгым 185,6 млрд сум тәшкил итәр, бюджет дефициты 7,6 млрд сум булыр дип планлаштырыла. Бу хакта ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин ТР Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанслар буенча комитеты утырышында хәбәр итте.

ТР бюджетына керем күләме 2018 елга – 182,6 млрд сум, 2019 елга – 186,5 млрд сум , чыгым 2018 елга 196,1 млрд сум, шул исәптән расланган чыгым – 6,2 млрд сум күләмендә, 2019 елга – 201,6 млрд, шул исәптән расланган чыгым - 12,07 млрд сум дип фаразлана.

Татарстан бюджеты дефициты 2018 елга - 13,5 млрд сум, 2019 елга - 15,1 млрд сум булыр дип көтелә.

Искә төшерик: бюджет турында закон проекты 3 ноябрьдә беренче укылышта кабул ителгән. Ул вакытта керем 2017 елга - 166,8 млрд сум, 2018 елга – 172,2 млрд сум, 2019 елга – 176 млрд сум булыр дип планлаштырылган иде. Чыгымнар 2017 елга – 174,4 млрд сум, 2018 елга – 186 млрд сум, 2019 елга – 191,1 млрд сум дип каралган иде. ТР бюджеты дефициты 2017 елга – 7,6 млрд сум, 2018 елга – 13,5 млрд сум, 2019 елга 15,1 млрд сум тәшкил итәр дип фаразланган.

ТР Дәүләт Советының Бюджет, салым һәм финанслар буенча комитеты рәисе Леонид Якунин хәбәр иткәнчә, 12 ноябрьгә кадәр комитетка 374 төзәтмә җиберелгән, кайберләре кире кагылган. Бүгенге утырышта 364 төзәтмә тикшерелгән, аларның 357се ТР Министрлар Кабинетынан килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100