news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2017 елга балалар бакчаларына түләүнең уртача бәясе мәгълүм

Документ республиканың хокукый документлар рәсми порталында басылып чыккан.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Министрлар Кабинетында мәктәпкәчә дәүләт учреждениеләрендә ата-аналар балаларын йөрткән өчен уртача түләү бәясе расланды. Карар республика Премьер-министры тарафыннан имзаланган һәм республиканың хокукый документлар рәсми порталында басылып чыккан.

Хисап мәктәпкәчә дәүләт учреждениесенең ничә сәгать эшләвенә һәм күпме балалар йөрүенә нигезләнеп ясалган.

Тәүлегенә 10,5 сәгать эшләүче балалар бакчасына айлык түләү, 3 тән 7 яшькәчә балага 1 гыйнвардан (документ үз көченә кергәннән соң) төркемдә балалар саны өчтән артканда 755 сум булачак, әгәр дә өчтән ким булса 1512 сум түләнә торган була.

Мәктәпкәчә дәүләт учреждениесендә бала тәүлек буе булса, 2 айдан алып 1 яшькә кадәрге балалар өчен түләү аена 4 мең 747 сум булачак - бу балалар саны өчтән ким булган очракта. Әгәр дә төркемдә балалар өчтән күбрәк икән, бу вакытта ата-аналар 2 мең 374 сум түли торган була.  Тәүлек буе эшли торган балалар бакчасына 3 тән 7 яшькә кадәрге балалар өчен түләү төркемдә өчтән ким бала булганда 1 мең дә 843 сумга төшәчәк. Төркемдә өчтән артык бала булганда ата-аналар аена 921 сум түләп барачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100