news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2017 елда юллар төзү һәм ремонтлауга 11,7 млрд сум акча бүленәчәк

Шул исәптән 300 млн сум акчаны республика бакчачылык ширкәтләре юлларын тәртипкә китерүгә тотылачак.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). 2017 елда Татарстанда 11,7 млрд сум акчаны  юл эшләре программасын тормышка ашыруга тотуга ниятләнелә. Бу хакта Хөкүмәт йортындагы киңәшмәдә республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин җиткерде.

Яңа объектлар төзелешенә бу акчадан 1,7 млрд сум бүленгән. «Бүгенге көндә төзелеш программасы буенча 28 объект билгеләнгән. 20 объект буенча проект документациясе әзерләнгән: 19ы автомобиль юллары һәм берсе ясалма корылма буенча», – диде министр урынбасары.

4,9 млрд сум ремонт эшләренә тотылачак: «94 объектның 51ендә проект-смета документацияләре бар. Боларның 3се ясалма корылмалар һәм 48е автомобиль юллары участоклары. Бакчачылык ширкәтләренә автомобиль юллары төзелеше программасы буенча объектлар билгеләнгән. Программада әлеге максаттан 300 млн сум акча каралган. Сигез муниципаль район буенча 25 объект билгеләнгән, бу 31 мең бакчачылык ширкатләрен юллы итәчәк», – дип өстәде Артем Чукин. Социаль объектлар подъездларына илтүче юлларга һәм җәяүлеләр юлларын нормага китерү буенча да программалар эшләнгән. Юлларны карап тору буенча килешүләр төзелгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов соңгы мәсьәләгә аерым игътибар итәргә тәкъдим итте. «Федераль трассаларны шулай ук карарга кирәк. Юлларда кеше тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч яный торган авыр хәлләр булмасын. Иң мөһиме – юлларны карап тоту, бигрәк тә кышын. Бу мәсьәләгә аеруча җитди карарга кирәк», – дип билгеләп үтте республики лидеры.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100