news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2017 елда суд приставлары 272 миллион сум алимент түләттергән

Узган елда суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе карамагында алимент түләттерү буенча 37 мең 395 башкарма производство булган.

Татарстанда 2017 елда суд приставлары 272 миллион сум алимент түләттергән
Султан Исхаков

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Кривопатре). 2017 елда суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе татарстанлылардан 272 миллион сум күләмендә алимент түләттергән. «Татар-информ» агентлыгында ведомствоның эш нәтиҗәләренә багышлап үткәрелгән матбугат конференциясендә Татарстан баш суд приставы урынбасары Эльвира Лабашова шул хакта белдерде.

Узган елда суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе карамагында алимент түләттерү буенча 37 мең 395 башкарма производство булган. Аларның гомуми күләме 3,42 миллиард сум тәшкил иткән. Ваемсыз ата-аналарга карата 982 җинаять эше кузгатылган. Бу – узган елга караганда 184кә артыграк.

«Бурычны түләттерүдә иң нәтиҗәле чараларның берсе - ата-аналарны транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан вакытлыча мәхрүм итү. Шуның нәтиҗәсендә узган елда 160 миллион сум акча түләттерелде», - дип искәртте Эльвира Лабашова.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100