news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 2017 елда 120 спорт мәйданчыгы төзелгән

Универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше буенча эшләр тулысынча төгәлләнгән.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 2017 елда 120 спорт мәйданчыгы төзелгән. Шулай итеп, универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше буенча эшләр тулысынча төгәлләнгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм Торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин сөйләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Быелга планлаштырылган авыл клублары, җирлек советлары биналары, фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзелеше эшләре тулысынча төгәлләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot