Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 2017 ел уңышы өчен минераль ашламалар туплау дәвам итә
Минераль ашламаларны иң күп туплаган районнар: Зәй (119 кг/га), Сарман (98,6), Тәтеш (83,1), Әтнә(82,4), Актаныш (73,4), Балтач (70,1), Буа (69).
(Казан, 26 март, "Татар-информ"). Татарстанда 2017 елгы уңыш өчен минераль ашламалар туплау дәвам итә. Бу елның 24 мартына республикада 146,5 мең тонна ашлама тупланган, ягъни бер гектарга – 51 кг (көздән кертелгәне белән бергә). Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре сүзләренә караганда, Татарстанның чәчүлек куәте – гектардан 15 центнер ашлык, ашламалар кулланмыйчаюгары уңышка өметләнеп булмый. Шуңа күрә игенчеләрнең төп чыгмнары да минераль ашламалар сатып алуга китә (барлык чыгымнарның 40%ка якыны, 7,5 млрд. сум).
Минераль ашламаларны иң күп туплаган районнар: Зәй (119 кг/га), Сарман (98,6), Тәтеш (83,1), Әтнә(82,4), Актаныш (73,4), Балтач (70,1), Буа (69) һәм Тукай (65,5) муниципаль районнары.
Алардан аз гына калышучы районнар: Нурлат (57,4 кг/га), Биектау (54,6), Азнакай (54,4), Питрәч (54), Мөслим (52,7), Кукмара (52,1), Әлки (51,7), Саба (51,3) муниципаль районнары.
Шул ук вакытта бүгенге көнгә минераль ашламаларны бик аз күләмдә туплаган районнар да бар, болар: Әгерҗе (19,5 кг/га), Чирмешән (26), Кама Тамагы (26), Яңа Чишмә (29,1), Яшел Үзән (30 кг), Минзәлә (30,6) һәм Баулы (27) муниципаль районнары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз