Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 2017 ел уңышы өчен иң күп һәм аз ашлама туплаган районнар мәгълүм - исемлек
Республикада барлыгы 58,7 мең тонна ашлама сатып алынган.
(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ"). Республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 2017 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып ала. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре белешмәләренә караганда, 2016 елның 1 декабренә хуҗалыкларда 58,7 мең тонна ашлама тупланган, ягъни бер гектарга 20,4 кг чыга (көзге чәчүне дә кертеп).
Бүгенге көнгә иң күп ашлама Зәй муниципаль районында тупланган – бер гектарга 52,5 кг туры килә. Тукай муниципаль районында бу күрсәткеч – 49,1 кг, Сарман районында – 49 кг, Балтач районында – 34,5 кг, Әтнә районында – 30,8 кг, Буа районында – 30,4 кг, Нурлат районында – 28,8 кг.
Шул ук вакытта кайбер районнарда минераль ашлама бик аз тупланган, шулар арасында: Кама Тамагы райоында гектарга 11,2 кг туры килә, Бөгелмә һәм Кайбыч районнарында – һәркайсында 10,5 кг, Чирмешән һәм Әлмәт районнарында – 10,4 кг, Әгерҗе районында – 7,7 кг, Яңа Чишмә районында – 7,6 кг.
Минераль ашламалар сатып алу эше Әтнә муниципаль районында яхшы куелган, монда 2016 елның 1 ноябреннән алып бүгенгә кадәр гектарга 20,3 кг ашлама тупланган. Шулай ук Балтач районында – 18,8 кг, Буа районында – 11,7 кг, Тәтеш районында – 11 кг.
Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең ашламага ихтыяҗлары зур булуга да карамастан, ноябрь аенда Югары Ослан, Яшел Үзән, Минзәлә районнарында ашлама сатып алу эшләре бөтенләй башкарылмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз