news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2017-2018 уку елында 7 бала үз-үзенә кул салган - Лариса Сулима

Алар арасында руслар гына түгел, татарлар да бар, диде мәгариф министры урынбасары.

Татарстанда 2017-2018 уку елында 7 бала үз-үзенә кул салган - Лариса Сулима
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда быелгы уку елында 7 бала үз-үзенә кул салган. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима комитет рәисе Разил Вәлиевның соравына җавап биргәндә әйтте.

Разил Вәлиев Лариса Сулимадан милли мәктәпләрдә тәрбияләнүче балаларның азрак тәртип бозу сәбәбен сорады.

“Соңгы тапкыр хокук бозу очраклары коррекцион мәктәпләрдә дә, хәтта кадет мәктәпләрендә дә күзәтелде. Балалар барысы да бер үк тирәлектә тәрбияләнә. Тәрбия педагогик составтан тора. Яшереп калып булмый, уку елы дәвамында 7 бала үз-үзенә кул салды. Алар арасында руслар гына түгел, татарлар да бар. Шулай да мин сезнең тәкъдимегезне үзем өчен теркәп, милли мәктәпләрдә тәртип бозу очракларын анализларга алынам”, – диде мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100