news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2016 елга каралган социаль – мәдәни объектлар төзелеше программасы төгәлләнде

Республикада төзелүче күпфатирлы йортларның планлаштырылганнан дүрттән өч өлеше файдалануга тапшырылды.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Татарстанда планлаштырылган күпфатирлы йортларның 75 проценты файдалануга тапшырылды. Барлыгы  1 млн 796,8 мең кв. метр мәйданда торак төзелеп, файдалануга тапшырылган. Бу хакта ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин җиткерде.

Социаль ипотека программасы буенча гына да 3602 фатирлы 85 йорт тапшырылды. «Торак фонды буенча тагын 108 объект төзелеш стадиясендә. 84 объект инде югары төзелеп бетү дәрәҗәсендә, 19ы - урта дәрәҗәдә. ТРда арендалы торак программасы буенча объектлар төгәлләнде, барысы да файдалануга тапшырылды», – дип аңлатты министр.

Башка торак төзелеше программалары буенча эш дәвам итә. «Күпфатирлы инвестиция программасы буенча без 63 йорт тапшырдык. 36 торак йортта эш бара: 26сында әзерлек югары дәрәҗәдә, унысында – урта дәрәҗәдә. Шәхси торак төзелеше буенча, Татарстан статистлары мәгълүматларына караганда, эксплуатациягә 7 мең 551 торак объект тапшырылган. План буенча безнең 1449 йорт калды», – дип сөйләде И. Фәйзуллин.

Республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры подрядчы оешмаларга һәм район башлыкларына документлар белән эшне тизләтергә кушты. «Хәзер подрядчыларның төп бурычы – документлар буенча хисап тоту. Күпчелек районнарга хисап буенча сораулар шактый. Тизрәк эшләп бетерү мөһим. Подрядчы оешмаларның күбесен әле 2017 ел программасы эшләренә тарту да планлаштырыла. Кыенлыклар тудырмагыз», – дип мөрәҗәгать итте ул муниципалитет башлыкларына.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында: «Әгәр дә тиешле документлар эшләнеп бетмәсә, әгәр дә объект тапшырылмаса, киләсе елда катнашырга бернинди хокуклары юк», дип искәртеп узды.

Республика социаль – мәдәни объектлар төзелеше программасына килсәк, алар барысы да 15 октябрьгә төгәлләнде. Участок уполномоченныйлары өчен быелга планлаштырылган 18 йорт төзелеп бетте һәм файдалануга тапшырылды, дип хәбәр итте докладчы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100