news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2016 елда исерек йөртүче гаебе белән юл һәлакәтендә 111 кешенең гомере өзелгән

Кешенең үлеменә сәбәпче булган мондый йөртүчеләр 2 елдан алып 9 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә.

(Казан, 8 февраль, “Татар-информ”). 2016 елда Татарстанда исерек йөртүчеләр 488 юл һәлакәтенә сәбәпче булган. Нәтиҗәдә, 111 кеше һәлак булган һәм 646 кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләнгән. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе искә төшерә: транспортны исерек хәлдә йөрткән өчен, аның йөртүчесенә 30 мең штраф салына. Моннан тыш, ул автомобиль йөртү хокукыннан ел ярымнан алып, ике елга кадәр мәхрүм ителә.

Үткән ел эчендә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләрне исерек хәлдә машина йөртүнең 17 мең очрагын ачыклаган.

Кеше исерек хәлдә транспортны йөртүдә икенче тапкыр тотылса, аңа 200-300 мең сум күләмендә штраф салына. Ул 480 сәгать мәҗбүри эш җәзасын ала. Шулай ук ул 2 елдан алып, 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә.

2016 елда Татарстанда полиция хезмәткәрләре икенче тапкыр исерек хәлдә машина йөртергә утыручыларның 1445 очрагын ачыклаган. 1034 факт буенча җинаять эше кузгатылган. 411е үз карарын көтә. 

Юл һәлакәтендә кешенең үлеменә сәбәпче булган исерек хәлдәге йөртүчеләр исә 2 елдан алып 9 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100