news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2016 елда дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алулар 313,3 миллиард сумны тәшкил итте

Үткән ел республикада 2,85 миллиард сум бюджет акчасына экономия ясауга ирешелгән.

Татарстанда 2016 елда дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алулар 313,3 миллиард сумны тәшкил итте
prav.tatarstan.ru

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, Илдар Әюпова). Татарстан өченче ел рәттән сатып алуның ачык булуы буенча илкүләм рейтинг нәтиҗәләре буенча югары бәя ала. Бу хакта Татарстанның Сатып алу буенча дәүләт комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышында аның рәисе Ольга Редько сөйләде.

Коллегия эшендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Коллегия утырышында билгеләнгәнчә, бюджет акчасын экономияләү билгеләнгән килешүләр нәтиҗәләре буенча 2,85 миллиард сумны тәшкил иткән.

Татарстан Республикасында сатып алу процессында катнашу өчен узган ел 105 гариза бирелгән. Бу күрсәткеч 2015 ел белән чагыштырганда, 20 процентка арткан.

2016 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның Сатып алу буенча дәүләт комитеты эшнең лаеклы нәтиҗәләрен күрсәтте, дип билгеләде Илдар Халиков. Сатып алуларның гомуми күләме җитди артуга карамастан, ведомство хезмәткәрләре аларның нәтиҗәлелеген күтәрүгә ирешкән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100