news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 2015 елгы программа буенча күп фатирлы 999 торак йортның 477сендә капиталь төзекләндерү эшләре башланган

Быел шулай ук 14 балалар сәламәтләндерү лагеры да төзекләндереләчәк

(Казан, 21 февраль, "Татар-информ"). Татарстанда 2015 елгы программа буенча 41 муниципаль берәмлектә күп фатирлы 999 торак йортның 477сендә капиталь төзекләндерү эшләре башланган. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында уздырылган республикакүләм киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.

Ирек Фәйзуллин мәктәпләрне, балалар сәламәтләндерү лагерьларын, мәдәният объектларын һәм яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау буенча программаның барышы турында сөйләде. 2015 елда 3828 фатирны шәхси җылылык системасына күчерү планлаштырыла. Пар казаннарын алыштыру программасы кысаларында социаль-мәдәни өлкәдә финанслау 2015 елда 69,9 млн сум тәшкил итә.

“Авылларны су белән тәэмин итү” программасы буенча 2015 елда 301,3 км суүткәргеч челтәрләр төзү, 38 артезиан скважинасын бораулау һәм 45 су бирү башнясы урнаштыру планлаштырыла.

Ирек Фәйзулллин шулай ук 2015 елның Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителүен искә төшерде. “Парклар һәм скверлар” программасын финанслауга муниципаль берәмлекләргә республика бюджетыннан 1 млрд сум бүлеп бирелгән.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры республиканың муниципаль берәмлекләрендә спорт инфраструктурасының берничә объектында башкарылган эшләрнең күләме турында хәбәр итте. Болгар, Лаеш, Тәтеш, Чистай, Түбән Кама, Чаллы, Азнакай һәм Аксубайда спорт объектларында төзелеш һәм төзекләндерү эшләре бара.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.  

news_right_1
news_right_2
news_bot