Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 2015 елда 73 балалар бакчасы төзү ниятләнә
Бу мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә урыннар санын 10,1 меңгә кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Максим Кирилов). Киләсе елда, Татарстанда, балалар бакчаларын арттыру программасы нигезендә, 10,1 мең урынга исәпләнгән 73 балалар бакчасы төзү ниятләнә. Бу хакта бүген Татарстанда балалар мәктәпкәчә учреждениеләр һәм мәктәпләр төзү һәм реконструкцияләү планнарына багышланган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сөйләде.
Аның сүзләренчә, 16 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә капиталь ремонт үткәрү ниятләнә, бу тагын 900 урын тәэмин итә, шулай ук балалар бакчаларында өстәмә 38 төркем ачу күздә тотыла.
"Без республикада балалар бакчаларын арттыру программасын дәвам итәбез. Билгеле типлаштырылган проектлар эшләнде, бүгенге көндә алар республика территориясендәге муниципаль берәмлекләрдә уңышлы тормышка ашырыла. Әлеге проектлар буенча Татарстан бүгенге көндә тулысынча тәэмин ителгән һәм хәзерге вакытта алар буенча кайбер төзәтмәләр кертелә", - дип сөйләде министр.
Әйтергә кирәк, быел Татарстанда балалар бакчаларында 10,4 меңнән артык урын булдырылган, 56 яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе сафка бастырылган, моннан тыш, 15 балалар бакчасы төзекләндерелгән, дип белешмә бирде Ирек Фәйзуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз