Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 2014 елда торак йортларны капиталь ремонтлау программасы тәмамланды
793 йортта да эшләр төгәлләнде
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 2014 елда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы тәмамланды – эшләр барлык 793 йортта тәмамланды.
Бу хакта видеоконференция режимындагы атналык киңәшмәдә хәбәр ителде, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов докладында хәбәр иткәнчә, 2014 елда программага кертелгән барлык 793 күп фатирлы йортта эшләр тәмамланган, алардан Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 40 муниципаль берәмлектә 548 йорт кабул ителгән. 4,07 млрд сумга башкарылган эш актлары кабул ителгән, бу - программаның 87%.
16 октябрь көненә мәгълүматлар буенча, милекче акчалары 1,5 млрд сум күләмендә күчерелгән, бу - планның 74 %. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Милекче акчаларын җыю буенча куркыныч юкмы?» - дип кызыксынды Татарстан Президенты. Фәрит Хәнифов җавап биргәнчә, берничә районда графиктан артта калулар бар, әмма милекчеләрдән акча җыю буенча план үтәләчәгендә шик юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз