news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2010 елга пенсионерның яшәү минимумы күләме 3696 сум дип билгеләнә

Россия Федерациясендә, тулаем алганда, пенсионерның яшәү минимумы күләме 2010 елга 4823 сум тәшкил итә

(Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының алтынчы утырышында катнашучылар “Пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен Татарстан Республикасында 2010 елга пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турында" Татарстан Республикасы законы проектын карады.

Ул “Россия Федерациясе Пенсия фондына, Россия Федерациясе Социаль иминият фондына, Федераль мәҗбүри медицина иминияләштерүе фондына һәм территориаль мәҗбүри медицина иминияләштерүе фондларына иминият кертемнәре турындагы” Федераль закон кабул ителү белән бәйле рәвештә эшләнгән. Ул РФ субъекты законы белән ел саен, “Дәүләт социаль ярдәме турында” Федераль законы тарафыннан каралган пенсиягә социаль өстәмә билгеләү өчен, пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләүне күз алдында тота.

Закон проекты республикада 2010 елга пенсионерның яшәү минимумы күләмен 3696 сум дип билгели. Әлеге күләм пенсионерның “Татарстан Республикасында куллану кәрҗине турында” Закон билгеләгән куллану кәрҗине һәм 2009 һәм 2010 елларда куллану кәрҗиненә кергән товарлар һәм хезмәтләргә бәяләр үсеше фаразлары нигезендә килеп чыккан.

РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, Россия Федерациясендә, тулаем алганда, пенсионерның яшәү минимумы күләме 2010 елга 4823 сум тәшкил итә.

Татарстанда, пенсионерның яшәү минимумы күләменнән чыгып, 2010 елда пенсиягә уртача федераль социаль өстәмә күләме бер кешегә бер айга 322,6 сум тәшкил итәчәк. Социаль өстәмәне түләү өчен федераль бюджет бер елга 217,6 млн. сум акча тотачак. Республикада пенсионерның яшәү минимумы күләме федераль дәрәҗәдәгедән артып китмәү сәбәпле, закон проектын тормышка ашыру Татарстан Республикасы бюджетыннан чыгымнар таләп итмәячәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100