Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 200ләп бозауга паспорт ясалган
Республика мәгълүмат-исәпләү үзәгенә заказ биреп, хуҗалыклар 5 меңләп бирка сатып алган.
(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда 200ләп бозауга хайван паспорты ясалган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге генераль директоры Нияз Хәлиуллин әйтте.
2021 елның 1 сентябреннән мөгезле эре терлекнең бердәм идентификациясе буенча закон үз көченә керә. Татарстанда бу эш сынау рәвешендә июнь аенда Арча һәм Балтач районнарында башланды.
«Бүген системада 200ләп терлек бар. Әлегә бозаулар гына кертелә. Хуҗалыклар уникаль номерлы биркалар сатып ала, чиплаштыру икешәр бирка белән бара, визуаль һәм электрон бирка. Биркалар тагылгач, терлек турында бөтен мәгълүмат системага кертелә һәм паспорты барлыкка килә», — диде Нияз Хәлиуллин.
Ике бирканың бәясе 117 сум. Республика мәгълүмат-исәпләү үзәгенә заказ биреп, белгеч 5 меңләп бирка сатып алынганын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз