news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 200дән артык кеше түләүсез юридик ярдәм алды

Татарстанда Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм көне узды. Гражданнарны кабул итүне «Бердәм Россия» рәисенең төбәк һәм җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәләрендә оештырганнар, дип хәбәр итә партиянең матбугат хезмәте.

Бөтенроссия акциясе барышында 200дән артык кеше консультация алды. Бу чара Казанда, Әлмәттә һәм Түбән Камада аеруча зур кызыксыну уятты.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый акцияләр халыкка төрле мәсьәләләр буенча тиз арада профессиональ юридик ярдәм алырга булыша. Мөрәҗәгать итүчеләргә хезмәт, пенсия, салым, мөлкәт, җир һәм торак-коммуналь законнар нормалары аңлатылды.

Белгечләр катлаулы тормыш хәлләренә юлыгучыларга аерым игътибар бирделәр. Юристларга Казанда яшәүче хатын мөрәҗәгать иткән, ул элеккеге иренең бала тәрбияләүдә һәм карауда катнашмавы турында сөйләгән. Хатын-кыз алиментны никахны өзгәннән соң гына түләтергә мөмкин дип санаган, әмма аңа Гаилә кодексы ата-аналарның балаларны карау бурычын аерылышу факты белән бәйләмәвен аңлатканнар.

Аңа шулай ук алиментларны нотариаль килешү яки суд аша рәсмиләштерергә мөмкин, ә икенче ата-ананың тотрыксыз яки рәсми булмаган кереме булганда, түләүләрне акчалата суммада билгеләргә мөмкин, дип аңлаттылар.

Түләүсез юридик ярдәмне «Бердәм Россия» төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә даими нигездә алырга мөмкин. Гражданнарны эш көннәрендә юрист Екатерина Бучинская кабул итә. Консультациягә 8 (843) 238-10-00 телефоны буенча язылырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot