news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанда 2008 елда юл һәлакәтләренең саны 5 процентка диярлек кимегән
6 ай эчендә республикада 2522 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, аларда 266 кеше үлгән
Скопировать ссылку
(Казан, 18 июль, “Татар-информ”, Михаил Миронов). 2008 елның 6 аенда Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләренең саны узган елның шул чоры белән чагыштырганда 5 процентка диярлек кимегән. Бүген узган матбугат конференциясендә ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы әнә шундый мәгълүматлар китерде.
2008 елның беренче яртыеллыгында Татарстанда 2522 юл һәлакәте теркәлгән, бу 2007 елның 6 ае белән чагыштырганда 129га кимрәк. Республика юлларында 266 кешенең гомере өзелгән (2007 елда – 302), 3147 кеше зыян күргән (2007 елда – 3376).
Рифкать Миңнеханов фикеренчә, Административ хокук бозулар турындагы Кодекска кертелгән үзгәрешләр статистикада уңай чагылыш тапкан, “Юл хәрәкәте иминлеге” федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру да үз нәтиҗәләрен биргән.
6 ай эчендә республиканың ЮХИДИ хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен бозуның миллионга якын очрагын теркәгән. Шуларның 49 проценты тизлек режимын бозуга туры килә. Юл һәлакәтләренең сәбәпләре статистикасында тизлекне арттыру 29 процентны били.
Светофорның кызыл утына кергән өчен штрафка тартылучыларның өлеше берникадәр кимегән – беренче яртыеллыкта гомуми хокук бозуларның санында ул нибары 4,1 процентны алып тора. Аның каравы юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләре арасында кызыл утка керү 22 процент тәшкил итә.
Исерек хәлдә идарә итүгә бәйле вәзгыять тә шуңа охшаш – ачыкланган хокук бозулар арасында исерек хәлдә руль артына утыручылар нибары 1,5 процентны тәшкил итсә дә, алар гаебе белән килеп чыккан юл һәлакәтләре 7,7 процентка җитә. Рифкать Миңнеханов мондый статистиканың ТР ЮХИДИ идарәсе җитәкчелеген канәгатьләндермәвен һәм “проблемалы” юнәлешләр буенча эшнең көчәйтеләчәген әйтте. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә Административ хокук бозулар турындагы кодекска кертелгән үзгәрешләр дә ярдәм итәргә тиеш – аерым алганда, камераларны куллану кызыл утка чыгучыларны ачыкларга булышыр дип көтелә.
Татарстан юлларында балалар травматизмы да кими. Әгәр 2007 елның 6 аенда республикада балалар катнашында 287 юл һәлакәте килеп чыккан, аларда 302 бала зыян күргән, 21е үлгән булса, быелның беренче яртыеллыгында теркәлгән 250 юл һәлакәтендә 255 бала зыян күргән, 12се якты дөнья белән хушлашкан.
Рифкать Миңнеханов сүзләренә караганда, әгәр машина йөртүчеләр һәм пассажирлар иминлек каешлары һәм балалар креслоларыннан файдаланган булсалар, күп кенә имгәнүләр һәм үлемнәрне булдырмый да калып булыр иде. Кызганычка күрә, җавапсызлык аркасында өлкәннәр дә, балалар да зыян күрә. Мисал өчен, 12 июльдә килеп чыккан юл һәлакәтендә өлкәннәрнең гаебе белән ике айлык баланың гомере өзелә.
Рифкать Миңнеханов шулай ук иминлек каешлары һәм балалар креслоларын файдаланмаган өчен штрафлар җитәрлек дәрәҗәдә югары түгел дип саный.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot