news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 200 һәм 2000 сумлык акчалар белән проблемалар турында хәбәр итүне сорыйлар

Сатучының яңа банкноталарны кабул итүдән баш тартуы административ хокук бозу буларак карала.

Татарстанда 200 һәм 2000 сумлык акчалар белән проблемалар турында хәбәр итүне сорыйлар
Михаил Захаров

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе республикада яшәүчеләрдән 200 һәм 2000 сумлык банкноталарны сатып алу урыннарында кабул итү проблемалары турында хәбәр итүләрен сорый. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сатучының яңа банкноталарны кабул итүдән баш тартуы административ хокук бозу буларак карала. Моның өчен 50 мең сум күләмендә штраф билгеләнергә мөмкин.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе яңа купюраларны кабул итүдән баш тарту буенча кайнар элемтә ачкан.

Бу проблема белән очрашучылар 18-25 гыйнварга кадәр 8 (917) 224-87-94 аша шалтырата ала. Шалтыратулар ял көннәреннән кала 10.00-16.00 сәгатьләрдә кабул ителә, 12.00-12.45 – төшке аш вакыты.

news_right_1
news_right_2
news_bot