Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 20 ноябрьдә түләүсез юридик ярдәм көне узачак
Татарстанда 2026 елның 20 ноябрендә Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак. Оештыручылар – «Россия юристлары ассоциациясе» нең Татарстан төбәк бүлеге һәм «Бердәм Россия»партиясе.
Чара республика районнарында һәм шәһәрләрендә 8:00 дән 15:30 га кадәр, Казанда – 9:00 дән 16:30 га кадәр, төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә – 9:00 дән 15:00 гә кадәр узачак. Консультантлар сменалап эшләячәк.
Казанда түләүсез юридик ярдәмне шәхсән 8-800-201-16-00, WhatsApp – 8 (987) 205-00-63 телефоннары, шулай ук (843) 238-10-00 номеры буенча алырга мөмкин. Муниципаль районнарда беренчел хокукый консультация шәхсән үзе һәм кизү тору графигында күрсәтелгән кабул итү бүлмәләре телефоннары аша бирелә.
Ярдәмне Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан бүлеге әгъзалары, Татарстан Республикасы буенча пенсия һәм социаль иминият фонды бүлеге, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, «Татарстан Республикасы Техник инвентаризация һәм кадастр эшләре бюросы» АҖ, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы, в.М. Лебедев исемендәге Россия дәүләт юстиция университетының Казан филиалы белгечләре күрсәтәчәк. һәм «Легал Линк» юридик компаниясе.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз