Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 20 меңнән артык бала язгы каникулын лагерьда уздырган
Татарстанның 26 районында һәм шәһәрендә язгы каникул вакытында 285 лагерь эшләгән, аларда 20 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял иткән. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республика мәктәп яны лагерьлары һәм учреждениеләреннән тыш, балалар Марий Элда һәм Кырымда булды.
Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков белдергәнчә, язгы каникул балалар өчен бер елга планлаштырылган гомуми сәламәтләндерү программасының мөһим өлеше булып тора. Аның сүзләренчә, оештыручыларның төп бурычы - имин ял итү. Шул ук вакытта эчтәлекле программага аерым игътибар бирелә. Лагерьларда гражданлык-патриотик, мәгълүмати-технологик, физкультура-спорт, лингвистик һәм социаль-педагогик юнәлештәге сменалар үткәрелде. Ватанны саклаучылар елына һәм Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чараларга аерым басым ясалды.
Республиканың барлык лагерьларында Бердәм гамәлләр көннәре оештырылды, алар кысаларында тематик чаралар узды. Мисал өчен, «Костер» республика яшьләр үзәгендә ял иткән яшүсмерләр Бөтендөнья театр көне уңаеннан «Созвездие-Йолдызлык» театрында «Җиңү юллары» спектаклен карады.
Республикада «Солдатка хат» акциясе узды, аның кысаларында балалар хәрбиләргә хатлар язды. Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы турында фильмнар карау оештырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз