news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 20 кеше законсыз рәвештә онкология белән авыручы статусын алган

Татарстан буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы җитәкчесе Ригель Низамов закон бозуларны искәргән, шулай ук полициягә дә ул мөрәҗәгать иткән.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Гөлнара Әүхәдиева). Татарстанда 20 кеше законсыз рәвештә онкология белән авыручы статусын алган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең коррупциягә каршы көрәш һәм бюджет акчаларын яклау бүлеге башлыгы Илнур Хәйруллин сөйләде.

«Соңгы вакытта без ялган инвалидлар рәсмиләштерү белән шөгыльләнүче дүрт төркем ачыкладык. Хәзерге вакытта акча түләп онкология белән авыручы статусы алган 20 кеше билгеләнгән. Шулай ук бу белешмәләрне рәсмиләштергән кешеләр дә ачыкланды. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды, бүгенге көндә тикшерү эшләре дәвам итә», - дип сөйләде Илнур Хәйруллин.

Спикер сүзләренчә, проблема турында яз көне билгеле булган. Татарстан буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы җитәкчесе Ригель Низамов закон бозуларны искәргән, шулай ук полициягә дә ул мөрәҗәгать иткән.

Шулай ук Татарстан Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы урынбасары Руслан Гатин Низамовның кайбер хокук бозуларны ачыклауда керткән өлешен аерым билгеләп үтте. Гатин сүзләренчә, нәкъ менә ул аерым игътибарга лаек, чөнки һәр җитәкче дә ведомствоның эчке проблемаларын гомуми күзәтүгә чыгармый.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100