news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда +20 градуска кадәр җылыта, кайбер районнарда яшен көтелә

Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, иртән һәм көндез кыска вакытлы яңгыр, кайбер районнарда яшен булуы ихтимал. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Көндез һава температурасы +20 градуска кадәр күтәрелә. Җил көнбатыштан исә, аннары юнәлешен төньякка үзгәртүе фаразлана. Аның тизлеге секундына 11 метр, урыны белән 18 метрга җитәргә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot