news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда +20 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Татарстанда +20 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Чәршәмбе, 2 октябрьдә, Татарстанда явым-төшемсез җылы һава көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бераз болытлы булуы ихтимал, урыны белән көчле җил секундына 12 метрга кадәр җитәр дип фаразлана.

Төнлә температура +2 дән +7 градуска кадәр, кайбер районнарда термометр баганалары 0...+2 градуска кадәр, ә түбән урыннарда -4 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава 15-20 градуска кадәр җылыначак.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, якындагы ункөнлектә Татарстанда температура климатик нормадан өч градуска югарырак булачак, ул республика буенча +7,4 һәм Казан буенча +7,9 тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot