news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда +20 градуска кадәр җылы булуы һәм бераз яңгыр көтелә

Татарстанда +20 градуска кадәр җылы булуы һәм бераз яңгыр көтелә
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Бүген, 21 сентябрьдә, Татарстанда әле чагыштырмача җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көндезге сәгатьләрдә, төнгедән аермалы буларак, урыны белән бераз яңгыр (шул исәптән Казанда да) явачак.

Көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил фаразлана. Көндез кайбер урыннарда аның тизлеге секундына 14 метрга (ТР башкаласында – 13 метрга) кадәр көчәя.

Төнлә һава температурасы +7..+12 градус тәшкил итсә, көндез исә төбәк территориясендә термометрның терекөмеш баганасы +15..+20 градуска (Казанда +18..+20 градуска) кадәр күтәреләчәк.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, алдагы көннәрдә Татарстанда суытачак, киләсе атнада -3 градуска кадәр кырау булырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot