Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда +20 градуска кадәр җылы, бераз яңгыр һәм көчле җил көтелә
Бүген, 16 апрельдә, Татарстанда тотрыксыз һава торышы көтелә, температура күтәрелүен дәвам итәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Иртән һәм көндез урыны белән, күбесенчә төбәкнең төньяк-көнбатышында һәм төньягында, яңгыр явачак.
Секундына 6-11 метр тизлектә исүче көньяк-көнбатыш җиле вакыт узу белән юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Көндезге сәгатьләрдә ул кайбер урыннарда 15-18 метрга кадәр көчәячәк (ТР башкаласында – 15 метрга кадәр).
Бофорт шкаласы буенча, тизлеге 13,9 дан 17,1 м/с ка кадәр булган җил нык дип атала, ә 17,2 дән 20,7 м/с ка кадәр булган җил бик нык дип атала.
Чагыштырмача җылы төннән соң (+4тән +9 градуска кадәр) һава температурасы 15-20 градуска кадәр күтәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз