news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда -20 градуска кадәр суыта

Татарстанда -20 градуска кадәр суыта
Фото: «Татар-информ»

Чәршәмбе, 25 декабрь көнне, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәгендә хәбәр иттеләр.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, иртән һәм көндез бераз кар явуы, төнлә һәм иртән томан булуы ихтимал.

Төнлә термометр баганалары -15 тән -10 градуска кадәр, ә аязганда -20 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава температурасы -15 -10 градус күрсәтәчәк, республиканың төньяк өлешендә -13 градуска кадәр.

Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot