news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда -20 градуска кадәр суыта

Көндез һава температурасы -6..-11 градус (Казанда -6..-8 градус) тәшкил итәчәк.

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 13 декабрьдә, Татарстанда салкынча, коры һәм аяз һава торышы сакланачак. Шул ук вакытта, температура фоны бераз күтәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем ихтималы аз. Җил көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан, талгын. Юлларда янә бозлавык барлыкка киләчәк, дип искәртә синоптиклар.

Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә температураның терекөмеш баганасы -10..-15, түбән урыннарда -20 градуска кадәр (Казанда -17 градуска) төшәчәк. Көндез һава температурасы -6..-11 градус (Казанда -6..-8 градус) тәшкил итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100