news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 20 градуска кадәр салкын көтелә

Синоптиклар юлларда бозлавык турында кисәтә.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава торышы була. Урыны белән бераз кар яварга мөмкин.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, төнлә һава температурасы -10..-15 градус фаразлана, ә урыны белән термометрның терекөмеш баганасы -20 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -7..-12 градус көтелә.

Шулай ук синоптиклар юлларда бозлавык булуы турында кисәтә.



news_right_1
news_right_2
news_bot