news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 20 градуска кадәр салкын булачак

Якындагы көннәрдә Татарстан Республикасы территориясендә һава торышын зур циклон формалаштырачак

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Якындагы көннәрдә Татарстан Республикасы территориясендә һава торышын зур циклон формалаштырачак. Аның йогынтысында кышкы һава шартлары күзәтеләчәк.
Вакыты белән кар явачак, буран нәтиҗәсендә күз күреме начараячак, юлларда кар көртләре.
25 март төнендә температура төнлә 4-9 градуска кадәр салкын, көндез 1-6 градуска кадәр; киләсе төннәрдә 9-14 градуска кадәр салкын, аязганда – 18-20 градуска кадәр, көндез 3-8 градус, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot