Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 2 млн квадрат метрга якын торак тапшырылган, еллык план 63 процентка үтәлгән
Татарстанда 1 млн 993 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу торак төзелешенең еллык планының 63 процентын тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте, дип белдерә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде, анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Коммерцияле төзелеш планы 74 процентка үтәлгән – гомуми мәйданы 776 мең квадрат метрдан артык булган 84 күпфатирлы йорт тапшырылган. Социаль ипотека программасы кысаларында күрсәткеч 49 процент тәшкил итә: мәйданы 73 мең квадрат метрдан артык булган 32 йорт төзелеп беткән. Шәхси торак төзелешендә 1 млн 142 мең квадрат метр, ягъни планның 58 проценты файдалануга тапшырылган.
Гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү турындагы мәгълүматлар да китерелде. Алар арасында – ятим балалар (641 кеше). Федераль финанслау хисабына 49 торак урыны алуга дәүләт килешүе төзелгән. ТР Дәүләт сатып алулар комитеты 4 июньдә 183 торак урыны алуга икенче килешү төзү хокукына аукцион игълан иткән.
Биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләр категориясендә 22 сертификатның 8е гамәлгә ашырылган, калган 14е өчен ТР Дәүләт торак фонды торак сайлый. Яшь гаиләләр категориясендә (61 алучы) 35 гаилә субсидияләрдән файдаланган, калганнары торак сайлауны дәвам итә. Мәҗбүри күченеп килүчеләр, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм Чернобыльдәге фаҗигадә зыян күрүчеләр категориясендә 3 кешегә ярдәм күрсәтелгән: ике сертификат рәсмиләштерелгән, берсе гамәлгә ашырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз