news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 2 млн квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган

Бу еллык планның 89,2 процентын тәшкил итә

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда, ТР буенча Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматларына караганда, 2015 елның гыйнварынна бирле 44 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән 28  кеше авыр имгәнгән, 16 очрак үлем белән тәмамланган. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне ТР муниципаль районнары белән видеоконференция режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

Чагыштыру өчен Ирек Фәйзуллин 2014 елның гыйнварь-декабрь айларындагы күрсәткечләрне хәбәр итте: бу чорда республикада 54 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән 36 кеше авыр имгәнгән, 19 очрак үлемгә китергән. Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы кысаларында 2015 елда гомуми мәйданы 6 млн кв метр тәшкил иткән 1029 йорт төзекләндерелгән. 2015 елда программада 42 муниципаль район катнашкан (Әтнә, Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан башка). Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, янга калдырылган акчалар исәбенә программага өстәмә 47 күп фатирлы йортта 53 яңа эш төрен һәм 38 яңа йортта 47 яңа эш төрен башкарып булган.

Аның сүзләренчә, бүген КС-2 тарафыннан мәктәпләрне, балаларны савыктыру лагерьлары, авыл клубларын капиталь ремонтлау программалары объектларында эшләрне тапшыру бара.  2015 елның 11 декабренә республикада 2,4 млн кв метр торактан 2,14 млн кв метр сафка кертелгән, бу планның 89,2 проценты. 6 муниципаль берәмлектә торак файдалануга тапшыру күрсәткече республикадагы уртача күрсәткечләрдән кимрәк.

Рөстәм Миңнеханов киңәшмә барышында артта калып баручы муниципаль районнарга тартылырга, торакларны кертү графигы буенча эшләргә тәкъдим итте.

 "Уңайлы мохит" программасы буенча 102 объектның 95 ендә эшләр тәмамланган, программа үтәлеше 99,76 процент тәшкил итә. 

Гомуми мәгариф учрежениеләренең каршылыксыз үтеп кереп булуын тәэмин итү буенча программадагы 145 объектның 140 ында эшләр тәмамланган. 

Авылларны су белән тәэмин итү программасы буенча 295  км су үткәргеч, 43 су башнясы төзелгән, 35 артезиан скважинасы борауланган. 

Урамнарны яктыртуны программасы буенча авылларда 11702 яктыртыч, 641 электр энергиясен хисаплау щиты урнаштырылган, 390 км электр үткәрү линияләре уздырылган. 

2016 елга программаларны формалаштыру мәсьәләсе буенча ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, мәгариф объектларын төзекләндерү, ресурс үзәкләрен, балаларны савыктыру лагерьларын, яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау, муниципаль районнарда спорт мәйданчыкларын төзү, күп функцияле комплексларны төзү һәм башка программалар килештерелгән.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.                                  

news_right_1
news_right_2
news_bot