news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 2 миллион тоннага якын ашлык суктырып алынган

Зәй районы игенчеләре экватор чиген узып бара.

(Казан, 20 август, “Татар-информ”). Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оператив мәгълүматларына караганда, 20 август көненә республикада 537,3 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырып алынган. Бу пландагы мәйданның (1475,2 мең гектар) 36,4 процентын тәшкил итә.

Татарстан игенчеләре бу көнгә 1964,2 мең тонна ашлык суктырып алган. Гектар уңышы 36,6 центнер тәшкил итә.

Иң мул уңыш буенча лидерлар үзгәрешсез калды – Зәй районы игенчеләре һәр гектардан уртача 51 центнер уңыш җыеп алса, Сарманда бу күрсәткеч 50,9 центнер. Нурлат районы игенчеләре дә калышмый – биредә гектар уңышы – 50,1 центнер тәшкил итә. Уңыш шулай ук Тәтеш – 45,1, Актаныш – 42,3, Әлки – 41,9, Кайбыч – 41, Азнакай, Кукмара, Балык Бистәсе һәм Балтачта – 40ар центнер чыга.

Бу көнгә башкарылган эш мәйданы буенча Зәй районы лидерлар сафында. Биредә барлык мәйданның 48 процентыннан игеннәр суктырып алынган. Икенче баскычта – Апас (46 процент), өченче-дүртенче баскычта – Чистай (44 процент) һәм Әлки (43 процент) районнары.

Башкарылган эш күләме аз булган районнар өчлеге – Бөгелмә (24 процент), Тукай (29 процент) һәм Югары Ослан белән Балтач (30ар процент).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100