news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 2 миллион тоннадан артык ашлык суктырылган

Бүгенгә Татарстанда 589 мең га бөртекле культуралар суктырылган – планнан 53 процент. 2 млн 218 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык – 37,7 ц/га.Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә урып-җыю эшләренең барышы турында Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте.

Җәббаров сүзләренә караганда, тагын 515 мең га мәйданда сабан бодаен суктырасы бар. 29 район 246 мең га мәйданда сабан бодаен җыя башлаган, бүгенге көнгә 18 мең га мәйданда уңдырышлылык – 37,7 ц/га. Минзәлә һәм Әлки районнары алда бара - бөртеклеләрнең 70 проценттан артыгы җыелган, ә Тәтеш һәм Аксубай районнарында уңдырышлылык гектардан 50 центнердан артып китә.

12 район көзге рапс җыюны төгәлләде. Барлык мәйданның 86 проценты суктырылган, тагын 4,5 мең га җыеп аласы калган. 59,5 мең тонна май орлыгы җыелган, уңдырышлылык – 21 ц/га. Бу культура аграрийларга кампания кызган вакытта әйләнештәге акчаны 1,5 млрд сумга тулыландырырга мөмкинлек биргән.

Матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, көзге культуралар чәчү дәвам итә: 54 мең га рапс һәм 35 мең га бөртекле культуралар чәчелгән. Бөртеклеләр өчен хәзер оптималь чор, ә рапсны, дымлылыгын исәпкә алып, 25 августка кадәр чәчәргә мөмкин.

Синоптиклар фаразлавынча, якындагы ике атнада явым-төшемле җылы һава көтелә. Җәббаров, уңышны югалтмас өчен, урып-җыюны көчәйтергә кушты. Ашлыкны беренчел чистартуны вакытында башкарырга һәм киптергечләрнең тәүлек буе эшләвен тәэмин итәргә киңәш ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot